Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
12.07.2018 г.
Декрет об образовании ТАССР

Перелистывая страницы истории.

Одной из первых автономных республик, созданных на территории послереволюционной России, была Башкирия. «Одной из …», потому что несколько ранее, в начале 1919 года , в Поволжье была создана немецкая автономия - так называемая Трудовая коммуна немцев Поволжья.

Весной 1919 года после долгих переговоров удалось склонить лидера башкирских националистов Заки Валиди к переходу на сторону Советов. Взамен башкирам была обещана независимая республика в составе России. Она была провозглашена в марте 1919 года. Этот переход значительно ослабил армию Колчака и, соответственно, улучшил положение войск красных .

Создание башкирской автономии вновь выдвинуло на первый план вопрос о давно обещанной большевиками Татарской республике.

Более подробно о целях и задачах создания Татаро- Башкирской республики И.В.Сталин говорит в статье «Одна из очередных задач», опубликованной в газете «Правда» 9 апреля 1918 года .

13 декабря 1919 года Политбюро Центрального комитета партии по предложению В.И.Ленина отменило прежнее Положение Наркомнаца о Татаро-Башкирской республике. Тогда же было решено вопрос о Татарской автономии решать особо. И спустя всего месяц с небольшим, 26 января 1920 года то же Политбюро ЦК приняло решение об организации Татарской Автономной Советской Социалистической республики . Дальнейшей разработкой всех необходимых документов об образовании и границах ТАССР занималась специально созданная правительственная комиссия во главе с И.В. Сталиным.

Несмотря на все трудности, явное или скрытое сопротивление шовинистически настроенных местных руководителей , 27 мая 1920 года декрет об образовании ТАССР был подписан председателем Совнаркома В.И.Лениным, председателем Всероссийского Центрального Исполнительного комитета М.И. Калининым и секретарем ВЦИК А.С. Енукидзе.

25 июня 1920 года власть в Татарской республике в торжественной обстановке была передана Временному революционному комитету Татарской Автономной Советской Социалистической республики. Первым руководителем вновь созданной республики Политбюро ЦК РКП(б) утвердило Сахибгарея Саид-Галеева. Именно этот день отмечается, как день провозглашения государственности татарского народа.

До конца 1920 года в Татарской республике завершается формирование властных структур. В конце сентября того же года на учредительном съезде Советов ТССР был избран Центральный Исполнительный комитет (ТатЦИК) во главе с Б.Мансуровым. Вскоре было образовано правительство – Совет Народных Комиссаров - первым главой которого стал С. Саид – Галеев.

Из декрета Всероссийского Центрального исполнительного Комитета Советов об Автономной Татарской Социалистической Советской республике :
«Всероссийский Центральный Исполнительный Комитет и Совет Народных Комиссаров постановляют :
Образовать Автономную Татарскую Социалистическую Советскую республику, как часть Российской Социалистической Федеративной Советской Республики..
Примечание: Вопрос о включении в состав Татарской Социалистической Советской Республики Белебеевского и Бирского уездов Уфимской губернии оставить открытым впредь до волеизъявления трудящегося населения этих уездов.»

(При подготовке этого материала использованы публикации Б.Ф.Султанбекова, Л.А.Харисова и А.Г. Галлямовой ).

ТАССР барлыкка килү турында декрет

Тарих битлэрен актарып.

1919 елның мартында колчакка каршы көрәш вакытында Совет хөкүмәте башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе Зәки Вәлиди белән килешү төзи. В.И.Ленин, ак гаскәрләр камалышында калгач башкорт атлы сугышчыларының ярдәменә өмет тотып, башка әһәмиятле тәкъдимнәрне исәпкә алмыйча, Башкортстан автономияле республикасын танырга була. Бу республикага гел татарлар гына яши торган бик күп җирләр дә кертелә.

Большевиклар татарларга да автономия бирергә вәгъдә итәләр. автономия –ул, бер дәүләт эчендә яшәп, кайбер хокукларга ия булган хәлдә территория аерымлануы, дигән сүз. Башкортстан автономиясе төзелгәч, татарлар бу мәсьәләне тизрәк хәл итүне сорыйлар. Бу хакта 1920 елның январенда карар кабул ителә. Әмма автономия төзү эше һаман сузыла. Татарстанның чикләре хакында аеруча кызу бәхәс бара. Аңа бүгенге татарстан җиреннән тыш башкортстан ягында татарлар гына яши торган җирләрне дә кертергә булалар. Әмма моңа В.И.Ленин һәм совет хөкүмәте кискен рәвештә каршы чыгалар. Алар Башкортстанның инде аерымланган чикләрен шул килеш калдырырга хәл итәләр. Башкортстанның кайбер татар районнарында гына халык теләген белү кирәклеге әйтелә. Ләкин бу төбәкләрдә дә халык теләген ачыклау өчен референдум үткәрелми. Зур Татарстан Республикасы төзүдән большевиклар куркалар һәм халыкны икегә бүлгән килеш калдыралар.

Крестьяннарның туктаусыз баш күтәрүләре һәм каты ачлык автономия төзүдә зур тоткарлыклар китереп чыгара. Ниһаять, 1920 елның май башында автономия төзү буенча комиссиянең эше тәмамлана. В.И.Ленин “Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы турындагы” декретка кул куя. Бу татар халкының гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашыруда, киң вәкаләтле дәүләт автономиясен булдыруда бер адым була. Ләкин Мәскәү хөкемдарлары, автономия хакында сүз йөрткән булып, яшь республиканы күбрәк үзләренә буйсындырып тоту турында уйлыйлар. Бу омтылыш вәгъдә ителгән мөстәкыйльлекнең юкка чыгуына китерә.

Көтелмәгәндә, республиканың башкаласы хакында мәсьәлә калкып чыга. 1920 нче елның 25 нче июнендә җитәкчеләрнең бер өлеше Казанның Татарстан республикасына кушылуына каршы чыгалар. Янәсе, Казанда татарлар аз яши. Патша вакытында бу шәһәрдән торып татарларга каршы колониаль сәясәт алып барылды, дип үз фикерләрен акламакчы булалар алар. Моңа М.Солтангалиев һәм башкалар кискен каршы чыгалар. Алар Казанның борынгыдан алып татар халкының сәяси һәм мәдәни үзәге булуын исбат итәләр. Бу кызыклы карашка Ленин да ризалык бирә. Шулай итеп, Казан автономияле Татарстанның башкаласына әверелә.

Декретка кул куелу турындагы хәбәр тиз арада бөтен республикага тарала. Халык Казан шәһәрендә тантана итәргә урамнарга, мәйданнарга ашыга.

Республика төзелү көнен рәсми рәвештә 1920 елның 25 июнендә үткәрергә булалар. Бу кояшлы җәйге көнне казанлылар өмәгә чыгалар. аннары гарнизон сугышчыларының парадын карыйлар. кич белән совет һәм партия җитәкчеләре җыела. С.Сәетгалиев, җыелышта чыгыш ясап, яңа республика хөкүмәтенең максаты бар халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, мәдәниятен күтәрү икәнлеген әйтә.

1920 нче елның сентябре ахырында Татарстан АССР Советларының 1 съездында республиканың хөкүмәте төзелә. Республика советы оешма башкарма комитетының җитәкчесе итеп Б.Мансуров, хөкүмәт башлыгы итеп С.Сәетгалиев сайлана.

Республиканың мөстәкыйльлеге, милләтләр тигезлеге, үз билгеләнү хокукы мәсьәләләре СССР ны – Совет Социалистик республикалары Союзын төзегәндә яңадан калкып чыга. СССР төзелү турындагы килешүгә шул елның декабрендә кул куела. Өстенлек Союз республикасы дип аталганнарына гына бирелә. Автономияле республикалар икенче дәрәҗәле булып калалар. Моңа ризасызлык белдерүчеләр, халыклар тигезлеге хакында сүз алып баручы кешеләр милли сәясәткә каршы дип игълан ителәләр. Аларга “милләтче” дигән исем тагалар һәм андый кешеләрне эшләреннән алалар.

(Бу материалны әзерләгәндә Б.Ф.Султанбекова, Л.А.Харисова и А.Г. Галлямова публикациялэре файдаланылды ).

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa